Төп | Регистрация үтү | Керү | RSS | Четверг, 25.04.2024, 13:02 |
САБАБАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ | |
Сезне сәләмлим! Гость |
|
Мэктэп яналыклары25.11.10. Информатика фәненә багышланган "КИТ" конкурсы үткәрелде. 24.11.10. Районның татар теле укытучылары семинары узды. 9.11.10, 10.11.10. Сәләтле укучылар өчен үткәрелгән район күләмендәге семинарда катнашу.
6.11.10. 6-8 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимеракта шуып күңелле ял иттеләр. 5.11.10. Укучылар бассейнга сәяхәт ясадылар. 26.10.10. Мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме булып узды. 16.10.10. Мәктәп күләмендә 1 нче урынны яулаган укучыларыбыз (6 нчы сыйныф: Набиуллина Рәзинә, Миннегараев Салават, 7 нче сыйныф: Хөсәенова Илүзә) район күләмендә үткәрелгән көзге кросс ярышында уңышлы катнашып, команда беренчелегенә лаек булдылар. 6 нчы сыйныф укучысы Набиуллина Рәзинә үз яшендәгеләр арасында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз сезне! 12.10.10. Мәктәп күләмендә барлык укучылар катнашында көзге кросс үткәрелде. 5 октябрь көнне Укытучылар көне билгеләп үтелде. Кичәне укучылар алып барды. Укытучылар хөрмәтенә балалар тарафыннан матур җырлар, биюләр башкарылды. Педагоглар кызыклы сорауларга җавап биреп, бер мизгелгә балачак дөньясына әйләнеп кайтты. 1 нче октябрь көнне өлкәннәрбез хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үткәрелде. 1 нче сентябрь көнне мәктәбебездә белем бәйрәме булып узды. 2010-2011 нче уку елының 1 нче сыйныфына 9 укучы кабул ителде. "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесендә укучыларыбыз 5 нче урынны яулады.
30.04.10 Сугыш елларында балаларга белем биргән ветеран укытучыларыбыз өчен әзерләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
27.04.10-29.04.10 Казанда "Байтик" компьютер лагерында узган "Юный программист" конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Каримуллина Гүзәл мәктәп данын яклады.
5.03.10. 8-9 нчы сыйныф кызлары арасында "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә кызлар үзләренең һәр эшкә дә оста икәнлекләрен тагы бер кат расладылар.
22.02.10 - 27.02.10. Информатика һәм физика атналыгы үтте.
8.02.10 - 13.02.10. Инглиз теле атналыгы үтте.
16.10.09 - 21.10.09. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы булып узды.
17.10.09. "Көзге балл" бәйрәме үткәреледе.
15.10.09. "Ел сыйныф җитэкчесе" конкурсы утте.
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
Сделать бесплатный сайт с uCoz |