Төп | Регистрация үтү | Керү | RSSПятница, 29.03.2024, 15:11

САБАБАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Сайт сайлагы
Сорау алу
Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 96
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү формасы

Башлангыч сыйныф

Сабабаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсенең 2009-2010 уку елындагы эшчәнлеге Сабабаш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары берләшмәсе уку елы башында төзелгән план нигезендә укучыларга яңа технологияләр кулланып ныклы белем һәм күнекмәләр бирү, укыту методларын һәм чараларын камилләштерү, укытучыларның үз белемнәрен күтәрү өстендә эшләве, иҗат лабораторияләрен баету,тулыландыру юнәлешләрендә эшләде. Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы- үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог. Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Берләшмә утырышларында "Заманча белем бирүдә башлангыч сыйныф укытучыларының эшчәнлеге”, "Үз белемеңне күтәрү-педагогик осталыкның нигезе”, "Шәхескә юнәлтелгән технологияләр”, "Укучыларның танып белү активлыгын үстерү”, "Яңа стандартларга күчкәндә” темаларына чыгышлар һәм фикерләр тыңланды. "Яңа стандартлар” стенды хәзерләнде һәм анда куелган материаллар өйрәнелде. Бөек ватан сугышында Җиңүнең 45 еллыгына багышланган чараларда һәм бәйгеләрдә укучылар һәм укытучылар бик теләп катнашты. "Ватаным- иҗат чишмәсе” Республика бәйгесенең район турында 3 укучыбыз төрле номинацияләрдә 1нче урын алды. (укытучылары Хәлилова В. С., Хөсәенова Г. Г. ) "Зирәк тиен”, "Русский медвежонок», «Кенгуру» халыкара бәйгеләрендә катнаштылар . Укытучылар елы уңаеннан укытучы һөнәренә багышланган иншалар, рәсемнәр бәйгеләре үткәрелде . Белем һәм күнекмәләр бирүдә һөнәри осталыкны арттыру өчен укытучылар үз белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлиләр. Яңа педагогик технологияләр, матбугат материаллары, педагогик әдәбият белән танышып, эштә кулланалар. Ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәреп, иҗат лабораторияләрендәге материаллардан күргәзмәләр оештырып тәҗрибә уртаклашалар. Бу уку елында Хәлилова В. С. «Хәзерге заман башлангыч сыйныф укытучысының педагогик осталыгын камилләштерүдә инновацион алымнар”темасына курсларда булды. Хөсәенова Г. Г. , КАсимова Г. Н. яңа стандартлар белән танышу өчен районда оештырылган укуларга барачаклар. Һәрбер сыйныфта сыйныф җитәкчесе ел дәвамында ниндидер диагностик тикшерүләр үткәрә. Әлеге тикшерүләр тәрбия эшенең, укучының "йомшак” ягын күреп бәяләү өчен оештырыла. Тәрбия чаралары укытучылар катнашында гына үтми, укучыларның да зур активлыгын сорый. Чаралар үткәрү өчен иң элек эш төрләре планлаштырыла. Аларда барлык укучы катнашуны максат итеп куябыз. Һәркем ниндидер эш белән шөгыльләнә: газета чыгару, декорацияләр ясау, музыкаль бизәлеш, зал бизәлешен карый. Башлангыч сыйныф укытучылары тәрбия чараларын ата-аналар белән берлектә үткәрергә күнектеләр. Ел дәвамында үткәрелгән Аналар көне, 8-март-Халыкара хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне, өлкәннәр көннәре дәү әни – дәү әти, әти-әни, абый-апалар белән берлектә үтә. Өлкәннәрне ял иттерү, балаларының, оныкларының активлыгын күрү алар өчен олы куаныч, зур бәйрәм була. Башлангыч сыйныфлар методик берләшмәсе 4 укытучыны берләштерә. Һәр укытучы үз методик темасы өстендә максатчан эш алып бара. 1 сыйныф укытучысы Касимова Гөлнара Насыйровна укучыларда табигатькә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли. Балаларга эстетик тәрбия бирүне максат итеп куя.Укучыларның сөйләм телен үстерү буенча эш алып бара. Укучылары сәнгатьле сөйләргә, хикәяләр ,шигырьләр язарга өйрәнәләр. 2 сыйныф җитәкчесе Миннәхмәтова Гөлсинә Мөхәрләмовна тәрбия чараларын патриотик тәрбия бирүгә юнәлтте. Балалар да шул юнәлештә эшли, барлык укучы мәктәпнең Гөлсинә Мөхәрләмовна җитәкләгән"Туган якны өйрәнү” түгәрәге, музеена йөри. Сыйныфның тәрбия чараларында халкыбызның гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатының әһәмиятенә басым ясый. Мин , 3 нче сыйныф укытучысы Хәлилова Венера Сөнгатулловна. «Укучыларның иҗади активлыгын үстерү» дигән тема өстендә эшләдем. Укучыларда укуга кызыксыну уяту өчен иҗади эшләр,кроссвордлар, ребуслар, кызыклы мәсьәләләр кулланам. Төрле характердагы биремнәр, уен-ярышлар, терәк таблицалар, схемалар, компьютер куллану укучыларның материалны үзләштерү ,истә калдыру сәләтен арттыра.Укучылар шигырьләр, хикәяләр язарга яраталар. Мәктәптә һәм районда үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. 4 сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Гүзәлия Гомәровна тәрбия һәм укыту процессында укучыларны дөрес язарга өйрәтүне максат итеп куйды. Дәресләрдә матур язу күнегүләрен нәтиҗәле итеп үткәрә. Укучылары бик актив, мөстәкыйль. Районның "Укучым- минем горурлыгым” конкурсында Хәсбиева Дилә уңышлы чыгыш ясап, мактау грамотасы алып кайтты. Бәйләү түгәрәкләре арасында үткәрелгән бәйгедә районда 3 урын алды. Методик берләшмә утырышларында алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен өйрәнәбез. Үзара дәресләргә кереп укыту алымнарының кулланышына,укучыларның белем дәрәҗәсенә, укытучының иҗади активлыгына, информация алу осталыгына игътибар итәбез. Методик берләшмә җитәкчесе Хәлилова В
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Язмалар архивы
Сайтлар
  • Официальный блог
  • Татар халык иҗаты
  • Приволжский Федеральный округ

    Copyright MyCorp © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz